https://tnv.ru
06 Январь 2025, 15:52
424
0
7 гыйнварда, сишәмбе көнне, Раштуада, Татарстанда салкын, урыны белән бераз кар, буран булачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, дип кисәттеләр РТ Гидрометүзәгендә.
Җил көньяк-көнбатышка, көньякка юнәлешне секундына 6-11 метрга кадәр үзгәртәчәк, көндез җил урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
7 гыйнварга каршы төндә һәм иртән республикада -10..-15 градуска кадәр салкынаячак, аязган вакытта салкыннар -18 градуска кадәр җитәчәк. (Казанда -10..-12 градус, урыны белән -14 градуска кадәр). Көндез ТРда -5.. -10 градус булачак (башкалада -6..-8 градус).
Исегезгә төшерәбез, бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Раштуа хөрмәтенә бәйрәм гыйбадәтләре туры трансляциясе булачак.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0