https://tnv.ru
10 Январь 2025, 11:14
119
0
Тапшыруны кышкы каникулларның ахыргы төнендә булган фаҗигале хәбәрдән башлыйбыз. Казанның Яңа Аракчино бистәсендә тюбингка утырып таудан шуганда 20 яшьлек кыз һәлак була.
Бу - Татарстанда быелның беренче шундый үлем очрагы. Кыз зур тизлектә коймага бәрелеп, башы җәрәхәтләнә. Табиблар коткарып кала алмый. Республикада тюбингта шуганда үлемгә китергән очрак соңгы тапкыр 10 ел элек килеп чыккан.
Анда бер бала һәлак була. Аннан соң ел саен имгәнүләр теркәлгән. Мондый күңел ачуның аяныч нәтиҗәсе хакында Инзилә Хөсәенова.
Бүлешергә
Комментарии 0