Онлайн трансляция

Свернуть

Иске Яңа ел төненә һава торышы билгеле

Иске Яңа ел төненә һава торышы билгеле

https://tnv.ru

13 Январь 2025, 16:18

200

0

Иртәгә, 14 гыйнварда, Татарстанда төнлә һәм иртән кар явып узачак. Көндез кыска вакытлы кар урыны белән генә көтелә, кайбер районнарда буран. Юлларда бозлавык саклана. Җил тизлеге 14 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -3..-8 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез -4..-6 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура -4..-6 градус градуска җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -2..-4 градус көтелә.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар