Онлайн трансляция

Свернуть

Өстән очып килсә, аска качасы. Дроннардан яшеренү урыннары халыкны кабул итәргә әзерме?

Өстән очып килсә, аска качасы. Дроннардан яшеренү урыннары халыкны кабул итәргә әзерме?

https://tnv.ru

20 Январь 2025, 15:43

Татарстан өчен ел тынычсыз башланды. Берничә тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүме ихтималы барлыгы игълан ителде, зыян да салдылар. Казанның Мәскәү районындагы сәнәгат зонасында газ цистернасына эләктеләр, Әлмәттә максатка ирешә алмадылар - 2 дрон бәреп төшерелә.

21нче гасыр коралы - дроннан сакланыр өчен, ике дивар кагыйдәсен истә тотарга кирәк, ди белгечләр. Ягъни 2 кат стена артына яшеренәсе. Берсе дрон бәрелеп җимерелсә, икенчесе - аның калдыкларыннан саклый. Тагын да ышанычлысы - җир астында урнашкан яшеренү пунктлары. Татарстанда алар 1 мең, Казанда 300дән артык. Узган ел җирле хакимият аларның әзерлеге мәсәләсен күтәрде. Бу атнада Рүзәл Шәрипов Казанның яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуын ачыклады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар