https://tnv.ru
20 Январь 2025, 17:49
Казанда «Көнчыгыш» полигонының икенче өлеше эшли башлады. Ел башыннан монда 50 мең тонна чүп-чар китергәннәр. Әлеге урынны Химическая урамындагы полигон шыплап тулгач ачтылар.
Биредә хәзер Россиянең башка төбәкләрендә моңарчы кулланылмаган технология - агулы химик матдәләрне юк итү системасы эшли. Хәтта штатка - орнитолог алачаклар. Шулай ук, ике кыргый кошлары булачак. Яңа объектны бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин карады.
Аның сүзләренчә, бу - башкала читендә төзелгән соңгы полигон. Аннары калдыкларны кая куячаклар? Теманы Лиана Бәхтиева дәвам итә.
Бүлешергә
Комментарии 0