Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 40 яшьлек җиңел машина йөртүче ике йөк машинасы белән бәрелешкәч һәлак булган

Татарстанда 40 яшьлек җиңел машина йөртүче ике йөк машинасы белән бәрелешкәч һәлак булган

https://tnv.ru

28 Январь 2025, 10:59

233

0

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә 40 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыккан, КАМАЗ белән тиеп бәрелешкән, ә аннары МАN йөк машинасы алдына килеп кергән.

Нәтиҗәдә «Лада» йөртүчесе урында ук үлгән. Һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана.

Фото: t.me/gibddtatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар