Онлайн трансляция

Свернуть

Гыйнварның соңгы көнендә Татарстанда язгы җылы сакланачак

Гыйнварның соңгы көнендә Татарстанда язгы җылы сакланачак

https://tnv.ru

30 Январь 2025, 15:55

Иртәгә, 31 гыйнварда, Татарстанда кыш өчен хас булмаган аномаль җылы сакланачак, җепшек кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Юлларда бозлавык саклана. Җил тизлеге 4-9 м/с кадәр арта.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы 0..-3 градуска кадәр җитәчәк дип саный.  Көндез +0..+3 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура 0..-2 градус градуска җитәчәк. Көндез һава +1..+3 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар