Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналар башланып китте

Республикада Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналар башланып китте

https://tnv.ru

03 Февраль 2025, 10:49

66

0

Республикада Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналар башланып китте
Узган атнада Республикада Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналар башланып китте. Аларны Кремльдә - ветераннар белән берлектә ачып җибәрделәр. Шушы көннәргә туры килүендә символик мәгънә бар. Дүшәмбе Ленинград камалышы өзелгән көн булса, бу якшәмбе Сталинград сугышында немец гаскәрләре тар-мар ителгән истәлекле дата.

Җиңүнең 80 еллыгы — тарихи юбилей, дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк көн, беренче чиратта, фронтовикларны хөрмәтләүне күздә тота. Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 150 кеше яши. Алар һәммәсе торган җирләренең Мактаулы гражданины дигән исем алачак. Гомумән карасак, Республикада 8 мең 300 ветеран яши. Аларга юбилей медальләре тапшырыла. Гөлназ Сәйфетинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар