Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда камералар кабынган утларсыз йөрүне терки башлады

Татарстанда камералар кабынган утларсыз йөрүне терки башлады

https://tnv.ru

04 Февраль 2025, 10:09

60

0

Татарстанда камералар кабынган утларсыз йөрүне терки башлады
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче камералар хәзер фаралары яки көндезге утлары кабынмаган автомобильләрне танып белә ала.

«РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тәүлекнең якты вакытында якын яктылык фаралары яки көндезге йөреш утлары кабынмаган транспорт белән идарә итүче машина йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак", - диелә республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.

Бу хокук бозуны ачыклый ала торган камералар юлларның авария-куркыныч участокларында урнаштырылган.

Фото: t.me/gibddtatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар