Онлайн трансляция

Свернуть

Кыш җылы килсә дә, бәясе "тешли": Гашыйклар көне алдыннан чәчәк кибетләрен урап кайттык

Кыш җылы килсә дә, бәясе "тешли": Гашыйклар көне алдыннан чәчәк кибетләрен урап кайттык

https://tnv.ru

13 Февраль 2025, 10:53

157

0

Кичә Агро күргәзмәдә соңгы елларда Татарстанда җәй 15 көнгә озынайган, дигән фикер яңгырады. Җәе дә эссерәк, кышы да рекордлы булды.

Һава шартлары белән бәйле булса кирәк, быел сатуга тюльпаннар - ләлә чәчәкләре дә бер айга иртәрәк чыккан. Без аларны гадәттә Гашыйклар көне алдыннан гына күрә идек. Ә чынлыкта исә, гомер буе Язның беренче чәчәге булып саналдылар.

Бер чәчәк бәясе 90 сумнан башлана, ә уртачасы 120-150 сумга кадәр дә җитә. Бу узган ел белән чагыштырганда кыйммәтрәк.

Кышның җылы булуы - бәяне төшермәгән. Хәзер алар хакы буенча розаларны куып тотты. Гөлназ Сәйфетдинова Казанның чәчәк кибетләрен урап кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар