Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов "Батырлар" программасының башланып китүен шәхсән үзе хәбәр итте

Рөстәм Миңнеханов "Батырлар" программасының башланып китүен шәхсән үзе хәбәр итте

https://tnv.ru

19 Февраль 2025, 10:53

42

0

Рөстәм Миңнеханов "Батырлар" программасының башланып китүен шәхсән үзе хәбәр итте

Татарстанда "Батырлар" дип аталган яңа Республика программасы тормышка ашырыла башлады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм СВО ветераннарына өстәмә белеп биреп, алардан Республиканың дәүләт һәм муниципаль органнарында эшли алырлык җитәкчеләр әзерләүне күздә тота. 

Проектның башланып китүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе хәбәр итте. 

Республикада "Батырлар" дигән сайт булдырылган. Конкурста кемнәр кемнәр катнаша ала? Моның өчен нишләргә кирәк? Бәйгенең шартларын Рүзәл Шәрипов аңлатыр.

batyrlar-rt.ru дип җыясың һәм шушы сайтка эләгәсең. Бу - Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча булдырылган программа. СВОда катнашкан кешеләрне дәүләт органнарында эшкә урнаштыру өчен уйлап табылган. Монда сайлап алуның шартлары белән танышып, кызыксындырган сорауларга җавап та алып була. Шушында ук теркәлү узарга кирәк.

 Сайтта теркәлер өчен, исем-фамилияңне, яшәү урынын язу да җитә. Аннары 30 мартка кадәр гариза тутырып, тест һәм инша язарга кирәк. Соңрак оештыручылар белән очрашып, сорауларына җавап бирәсе була. Аннары сайлап алалар һәм укыта башлыйлар. СВО зонасындагы Татарстан егетләрен бүген конкурсның шартлары бн таныштырдылар. 

Батырлар программасында катнашыр өчен, гариза бирергә ай ярым вакыт бар. Җиңүчеләрне июньдә сайлап алачаклар. Июльдә укыта башлыйлар. Аннары министрлык һәм оешмаларда практика үтәләр. Хәзер СВО зонасында хезмәт итүчеләр җиңсә, алар кайткач укый ала.

    

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар