Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов “Тылсым” дигән социаль-инклюзив үзәккә йөрүче балалар белән аралашты

Рөстәм Миңнеханов “Тылсым” дигән социаль-инклюзив үзәккә йөрүче балалар белән аралашты

https://tnv.ru

21 Февраль 2025, 11:48

65

0

Рөстәм Миңнеханов “Тылсым” дигән социаль-инклюзив үзәккә йөрүче балалар белән аралашты

Казанда “Тылсым” дип аталган уникаль социаль-инклюзив үзәк эшли. Аның мөмкинлекләрен Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. 

Монда мөгаллимнәр - үсешендә һәм сәламәтлегендә тоткарлыклар булган балалар белән эшли. Иң мөһиме - нәтиҗәсе бар, үзгәрешләре ата-аналар уңай бәяли. 

Рөстәм Миңнеханов ачыктан-ачык әйтте: “Мондый файдалы хезмәт бик кирәк. Аның роле бәяләп бетергесез. Сез шушында балаларны мөстәкыйль тормышка әзерлисез” ди ул. Хәзер 120 кеше шөгылләнә, әмма бу үзәк бөтен ихтыяҗны капламый. 11 яшьлек малай Татарстан Рәисен ничек шаккаттырды? Барысы турында тулырак Лиана Бәхтиева репортажында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар