Онлайн трансляция

Свернуть

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин: "Бүгенге көндә СВО зонасына 120 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек"

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин: "Бүгенге көндә СВО зонасына 120 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек"

https://tnv.ru

23 Февраль 2025, 12:50

41

0

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин: "Бүгенге көндә СВО зонасына 120 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек"
Хәзерге минутларда «ТНВ-Татарстан» һәм «Луганск 24» телеканалларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган беренче «Вместе — Бергә» дип аталган телекүпер трансляциясе бара.

Казандагы ТНВ студиясендә кунакта Татарстанның Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин катнаша. Ул районда җыелган гуманитар йөкне үзе илтергә булыша.

«Татарстаннан ярдәм башлангычын Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бирде. Безнең ярдәм ике юнәлештә алып барыла. Ул районнан булган хәрби егетләребез һәм Татарстан шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре. Бүгенге көндә 120 тоннадан артык йөк җибәрдек», — дип сөйләде ул.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә, диде район башлыгы.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ — Планета» телеканалларындагы трансляцияләрдән тыш, телекүперне ТНВ каналының ВКонтакте рәсми төркемендә дә карап була.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар