Онлайн трансляция

Свернуть

“ТНВ-Татарстан” һәм “Луганск 24” телеканаллары арасындагы телекүпердә дин әһелләре кунак булды

“ТНВ-Татарстан” һәм “Луганск 24” телеканаллары арасындагы телекүпердә дин әһелләре кунак булды

https://tnv.ru

23 Февраль 2025, 14:30

51

0

“ТНВ-Татарстан” һәм “Луганск 24” телеканаллары арасындагы телекүпердә дин әһелләре кунак булды
Хәзерге минутларда «ТНВ-Татарстан» һәм «Луганск 24» телеканалларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган беренче «Вместе» дип аталган телекүпер трансляциясе бара.

Казан студиясендә Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Казан епархиясенең Хәрби көчләр белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе протоиерей Владимир Самойленко кунак булды.

Дин әһелләре билгеләп үткәнчә, алгы сызыкта дин — хәрбиләргә рухи тынычлык һәм алдагы көнгә ышаныч өсти. Окопта булган егетләрнең дине ныгый, шул вакытта янәшәдә имам һәм рухани булу зарур, дип билгеләде кунакларыбыз.

Телекүперне Казанда Светлана Звонарева һәм Зөфәр Дәүләтшин, Луганскта Мария Карпова һәм Евгений Мурылев алып бара.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ — Планета» телеканалларындагы трансляцияләрдән тыш, телекүперне ТНВ каналының ВКонтакте рәсми төркемендә дә карап була.








Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар