Онлайн трансляция

Свернуть

"Вместе" дип аталган телекүпер вакытында СВО хәрбиләре туганнары белән сөйләште

"Вместе" дип аталган телекүпер вакытында СВО хәрбиләре туганнары белән сөйләште

https://tnv.ru

23 Февраль 2025, 14:20

247

0

"Вместе" дип аталган телекүпер вакытында СВО хәрбиләре туганнары белән сөйләште
Хәзерге минутларда «ТНВ-Татарстан» һәм «Луганск 24» телеканалларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган беренче «Вместе» дип аталган телекүпер трансляциясе бара.

Луганск студиясендә «Айсик» һәм «Старый» тәхәллүсле Татарстан хәрбиләре туганнары белән элемтәгә чыкты. Казанда «Айсик"ның әнисе Алсу ханым һәм «Старый"ның хатыны Евгения сәламләде.

Туры эфир барышында күңелдә булган сагыну хисләре күз яшьләренә дә әверелде.

Телекүперне Казанда Светлана Звонарева һәм Зөфәр Дәүләтшин, Луганскта Мария Карпова һәм Евгений Мурылев алып бара.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ — Планета» телеканалларындагы трансляцияләрдән тыш, телекүперне ТНВ каналының ВКонтакте рәсми төркемендә дә карап була.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар