https://tnv.ru
18 Март 2025, 17:16
24
0

Быел Татарстан урманнарында ут чыгу куркынычы зуррак. Яз иртә килү сәбәпле янгыннарга каршы көрәш сезоны март ахырында ук башланачак - гадәттәгедән 2 атнага иртәрәк.
Алдагы көннәрдә синоптиклар явым-төшем фаразламый. Бу да урманнарны уттан саклау эшен көчәйтүне таләп итә. Алар янында яшәүчеләргә үз территорияләрен коры үлән һәм чуп-чардан чистартырга кушалар. Гадәттәгечә, янгынга каршы полоса булдырылачак. Министрлыкта әйтүләренчә, республика урманнары тирәсендәге 120дән артык авыл һәм бистә куркыныч зонада санала. Шулай ук, Казан, Алабуга, Болгар шәһәрләре. Хәзер яшел зоналарны җирдән дә, күктән дә күзәтәләр.
Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.
Бүлешергә
Комментарии 0