https://tnv.ru
25 Март 2025, 09:30
8
0

Быел кар тиз эреп бетү сәбәпле, Казанда шәһәр өмәсен вакытыннан алда оештырачаклар. Ул 19нчы апрельгә билгеләнгән.
Юл хезмәткәрләре асфальтны чистартырга чыккан инде. Ком-балчыкны җыештыралар, коймалар юыла, җир асты кичүләре тәртипкә китерелә, урамнарны чүп-чардан арындыралар.
Илсур Метшин - сәнәгать предприятиеләре, уку йортлары һәм хастаханәләргә - чисталык мәсьәләсенә игътибар бирергә кушты. Узган ел экологик ике айлык барышында Казаннан 300 мең кубометр чүп чыгарылган иде.
Фото: kzn.ru
Бүлешергә
Комментарии 0