Онлайн трансляция

Свернуть

Сак булыгыз, үләт базы! Бакчачылар үзләренең җир кишәрлекләрен рәсмиләштерә алмый

Сак булыгыз, үләт базы! Бакчачылар үзләренең җир кишәрлекләрен рәсмиләштерә алмый

https://tnv.ru

27 Март 2025, 10:08

Тукай районындагы бакчачылар үзләренең җир кишәрлекләрен рәсмиләштерә алмый. Эш шунда ки, йортлардан бер чакрым ераклыкта себер түләмәсеннән үлгән маллар өчен казылган үләт базы урнашкан.

Халык - тиешле тикшерүләр үткәреп, бакча җирләрен әлеге зонадан чыгаруны сорый. Әмма мәсьәләне хәл итү җиңел түгел.

2018нче елга кадәр участокны хосусыйлаштырырга өлгергән кешеләр - милек хуҗасы булып санала. Өлгермәгән күршеләрнең андый хокукы юк. Проблемаданы хәл итү юллары бармы? Мәсьәләгә хәбәрчеләребез ачыклык кертергә тырышты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар