Казанның Вахитов районы судында Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эшен карый башладылар
https://tnv.ru
27 Март 2025, 15:30
358
0

Бүген Казанның Вахитов районы судында Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эшен карый башладылар.
Ул вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм мошшенниклыкта гаепләнә. Суд эскәмиясендә аның ике хезмәттәше дә бар иде. Алар бергә эш иткән, дип шикләнәләр.
Тикшерүчеләр фаразы буенча, 2020нче елда Гөлшат Нигъмәтуллина - үзенең урынбасары һәм баш бухгалтерга - ЗАГС бүлекләрендә эшләүче 26 хезмәткәргә түләнгән премия акчаларын кире җыярга кушкан. Бу - 16 миллион сум. Гөлшат Нигъмәтуллина әлеге акчаларны үз белдеге белән кулланган дип уйлыйлар.
Бүген суд - җитәкче һәм аның урынбасарын - тагын 3 ай өй арестында калдырырга дигән карар чыгарды.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0