https://tnv.ru
02 Апрель 2025, 16:38
444
0

Алабуга районында бүген куркыныч табылдыкка юлыкканнар. Якәү авылы янындагы күпер янында кеше скелетын күреп алалар.
Бу кадрларда - бары тик сөякләр һәм өс киеме генә калганлыгы күренеп тора. Әлеге куркыныч күренешкә суүткәргеч торбаны төзекләндерергә баручы эшчеләр тап булган.
Шаһитлар әйтүенчә, бу кешенең гәүдәсенең кайбер өлешләрен ерткыч хайваннар ашаганга охшап тора. Тикшерү комитытында - моның 55 яшьлек ирнең скелеты булуын әйттеләр. Ул Якәү авылында яшәгән. Узган елның ноябрендә юкка чыга. Аны эзләгәннәр, югалуы турында социлаль челтәрдә хәбәр дә урнаштырала. Беркая да эшләмәве, аерым яшәүче буй үскән балалары барлыгы билгеле. Тикшерү комитеты билгеләп үткәнчә, ир-ат үлемендә криминаль төсмерләр юк. Белгечләргә үлем сәбәбен ачыкларга кирәк булачак.
Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0