Онлайн трансляция

Свернуть

Арча районында яңа башлык: шагыйрь авылын туризм үзәгенә әйләндерер өчен нәрсә җитми?

Арча районында яңа башлык: шагыйрь авылын туризм үзәгенә әйләндерер өчен нәрсә җитми?

https://tnv.ru

07 Апрель 2025, 12:41

67

0

Арча районында яңа башлык: шагыйрь авылын туризм үзәгенә әйләндерер өчен нәрсә җитми?

Пәнҗешәмбе Республикада Казан аграр университет язмышы белән бәйле мәсьәләгә ачыклык кертелде. Быелдан аның составына ветеринария һәм агробизнес кадрларын әзерләү институтын кушалар. 

Ректорын Казан артыннан таптылар. Бу вазифада эшли башлар өчен Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Казанга күченә, ә аның урынына Казаннан Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кайтты.

Киләсе елга без Габдулла Тукай тууга - 140 елны билгеләп үтәргә җыенабыз. Менә бу кадрларга күз төшерегез әле. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән, Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей-комплексы төзекләндерелә. Юбилейга - ул яңа форматта эшли башларга тиеш. Музей объектлары Ия елгасы буйлап урнашкан. Төп концепциясе - табигатьне Габдулла Тукайның көч һәм илһам чыганагы буларак саклау. Яңа Республика проекты авылның туристик мөмкинлекләрен ничек ачар? Алия Сабирова репортажы.

 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар