https://tnv.ru
20 Июнь 2025, 14:55
Кышын бөтен Республикада шау-шу уяткан вакыйга белән бәйле суд утырышыннан башлыйк. Тюбингта шуганда гомере өзелгән кыз үлемендә гаепләнүче Эвелина Якупова эше буенча бүген хөкем карары кабул ителде.
Казанның Киров районы суды аны авыл җирендәге колониягә җибәрде. Фаҗига гыйнварда Яңа Аракчино бистәсендә килеп чыккан иде. Эвелина - Дарья Акинованы автомобильгә тагылган тюбингта йөртә. Юл билгесенә бәрелеп, иптәшенең гомере өзелгәч, фаҗига эзләрен яшерергә теләгән. Шушы нечкәлекләрне исәпкә алгач, суд нинди карарга килә? Рүзәл Шәрипов сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0