https://tnv.ru
23 Июнь 2025, 10:18
118
0

Авыл хуҗалыгы тармагында куркыныч күренеш күзәтелә. Моннан 3 ел элек исеме дә телгә алынмый торган терлек авыруы — «бруцеллёз» тарала. Июньдә генә аны Республиканың ике районында һәм 3 хуҗалыгында ачыкладылар. Сүзебез — Балык Бистәсе белән Балтач турында.
30 ел Татарстанда бруцеллёз юк иде. Чир 2023тә үтеп керде. Башта Яңа Чишмәне, аннары Әтнәне дер селкетте. Былтыр — 4 хуҗалыкта табылса, быелның алты аенда инде 5 очрак! Иң аянычы шунда: ветеринарлар әйтүенчә, һәр очракта да — хуҗалык җитәкчеләре терлекне тикшертмичә башка төбәктән керткән. Ел башыннан бу авыру күрше Башкортстан белән Оренбургта теркәлгән була.
Балык Бистәсендә дә, Балтачта да аны туктатырлар-туктатуын. Әмма монда мәсьәләнең башка ягы әһәмиятле. Болай да терлек саны кискен кимеп барган авылга — мондый бәла кирәк түгел! Чөнки ул хуҗалыкның язмышын кыл өстенә куя һәм гомумән мал-туарсыз калдырырга мөмкин. Бруцеллезны авыллар бүген ничек яши? Алия Сабирова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0