Онлайн трансляция

Свернуть

Дамбалар төзекләндерелә: авыл халкын су басудан саклыйлар

Дамбалар төзекләндерелә: авыл халкын су басудан саклыйлар

https://tnv.ru

30 Июнь 2025, 13:13

40

0

Дамбалар төзекләндерелә: авыл халкын су басудан саклыйлар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча беренче объектларны кулланылышка тапшырдылар. Яшел Үзәннең Бузай һәм Олы Җәке авылларында ярты гасыр төзекләндерелмәгән буаларны тулысынча ремонтлаганнар.

Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Республика бюджетыннан да өстәмә акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, язын — су басу ихтималы булган 240 шәхси хуҗалыкның иминлеген арттыралар.

Моңарчы, яз җиткән саен дамбалар юыла торган була. Юл өзелеп, халык атналар буе табибка бара алмыйча интеккән. Үзгәрешләрне Рүзәл Шәрипов күреп кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар