Онлайн трансляция

Свернуть

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан күпме укучы бердәм Республика имтиханын тапшырды?

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан күпме укучы бердәм Республика имтиханын тапшырды?

https://tnv.ru

02 Июль 2025, 13:45

16

0

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан күпме укучы бердәм Республика имтиханын тапшырды?
Татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм Республика имтиханын тапшырган балалар һәм аларның укытучылары Казанга җыелды. Камал театрының яңа бинасында алар белән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәгариф министры Илсур Һадиуллин очрашты.

Бу — республиканың төрле шәһәр һәм районыннан килгән 32 егет һәм кыз. Узган ел нибары 7 кеше булганнар. Дөрес, быел туган телне сайлаучылар тагын да күбрәк булырга мөмкин иде, диләр.

Ни өчен күрсәткечләр әле сөендерерлек түгел? Укытучылар очрашуда нинди мөрәҗәгатьләрен җиткерде? Рүзәл Шәрипов репортажын карыйк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар