Онлайн трансляция

Свернуть

Яшен һәм боз: Татарстанда һава шартлары үзгәрә

Яшен һәм боз: Татарстанда һава шартлары үзгәрә

https://tnv.ru

10 Июль 2025, 17:08

593

0

Яшен һәм боз: Татарстанда һава шартлары үзгәрә
Якындагы тәүлектә Татарстанны һава шартларының сизелерлек начараюы көтә. Тиешле кисәтүне республиканың Гидрометеорология үзәге чыгарды.

Аерым алганда, җомгага каршы төндә һәм иртән ТР территориясендә урыны белән томан көтелә. Көндез - кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм хәтта боз.

Яшен вакытында төньяк җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк. Автомобильчеләр һәм җәяүлеләрне һава торышы начар булганда барлык куркынычсызлык чараларын күрүне сорыйлар.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар