Яшел Үзәннең "Горький" исемендәге суднолар төзү заводы Россиянең "Фидакарь хезмәт өчен" орденына ия булды
https://tnv.ru
17 Июль 2025, 09:33
69
0
Яшел Үзән өчен күренекле вакыйга. Горький исемендәге суднолар төзү заводы Россиянең "Фидакарь хезмәт өчен" орденына ия булды.
Дәрәҗәле бүләкне ил Президентының ярдәмчесе Николай Патрушев килеп тапшырды. Тантанада Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Быел көзен завод 130 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул Бөек Ватан сугышы елларында да, хәзер дә илнең оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертә. Гыйнварда Россия Президенты Указы белән Яшел Үзәнгә - Хезмәт даны шәһәре исеме бирелгән иде. Предприятиенең казанышы турында - Рүзәл Шәрипов.

Бүлешергә
Комментарии 0