https://tnv.ru
24 Июль 2025, 11:14
926
0

Кичә көннең икенче яртысында Республикага давыллап яшенле, көчле яңгырлар килде. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20, вакыт- вакыт 23 метрга җиткән.
Казан һәм якын-тирә районнарда коеп яуган яңгыр китереп чыгарган гадәттән тыш хәлләрнең видеолары белән социаль челтәр тулды. Раифада юл читендәге җиңел машиналар өстенә агачлар ауган. Кешеләр сәламәтлегенә зыян килми. Әмма машиналарның түбәсен, капотлары эчкә батып кергән. Шушы ук районда - Яңа Турада яңгыр яуганда парковкада асфальт убылып 3 чит ил автомобиле җир астына киткән. Әлеге кадрларны безгә бу хәлне күреп торучылар җибәрде.
Казан урамнарында машиналар су ерды. Яңгыр суы автобуслар эченә үтеп керде. Бүген дә яңгырлы көн булачак, ди синоптиклар. Төнлә һәм иртән томан төшүе, боз явуы ихтимал. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яшен вакытында электр чыбыклары, агачлар, реклама щитлары янында тормаска киңәш итә.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0