https://tnv.ru
05 Август 2025, 15:13
Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсын үтергән һәм әбисен җитди яралаган. Фаҗига 2 август төнендә килеп чыга. Беренчел фаразлар буенча, кыз сүзгә килгәннән соң - башта 13 яшьлек абыйсына пычак белән кадаган.
Ул шунда ук җан бирә. Аннары әбисен җәрәхәтләгән, дип исәплиләр. Ул хәзер авыр хәлдә, Яр Чаллыдагы БСМПда дәвалана. Ашыгыч ярдәм машинасын өлкән апалары чакырткан. Вакыйганың сәбәпләрен хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Гаиләнең - 1 ел элек Үзбәкстаннан күченгәне билгеле. Фаҗига килеп чыккан вакытта әти-әниләре эштә булган.

Бүлешергә
Комментарии 0