Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа уку елы якынлаша: мәгариф нинди проблемалар белән яши?

Яңа уку елы якынлаша: мәгариф нинди проблемалар белән яши?

https://tnv.ru

25 Август 2025, 15:15

Белем бирү һәм мәгариф тармагы - яңа уку елы алдыннан көн кадагына чыга торган тема. Җомга - Татарстан мөгаллимнәре Республика җитәкчелеге белән Август конференциясенә җыелды. Мәгариф нинди проблемалар белән яши? 

Узган елның кайсы казанышлары - укытучы һәм укучыларның зур хезмәт нәтиҗәсе? Мәктәпләрне күп төзеп тә, эшләргә кеше җитмәү. Белгечне җәлеп итү өчен - ярдәм чаралары кирәклеге. Һәр өченче укытучының бер ярым ставкада эшләве. Максатчан программа буенча укыган студентларның эшкә кайтмавы. Медаль ала дип көткәндә, 19 укучының имтиханны бирә алмавы. Ә шәхси мәктәпләрнең дәүләт субсидиясе алу өчен балалар санын арттырып язуы. Республика Рәисе һәммәсенә анализ ясап, бурычлар билгеләде.

10 елда гына технологияләр нинди үсеш алды. Мәгариф бүген замана җилләренә сыгылмалы булып, тотрыклы да калырга тиеш. Минемчә, глобальләшү күренеше мәктәпләргә өлешчә - моңарчы югары уку йорты гына биргән белем бирүне йөкли башлады. Шундый процесслар барганда милли мәгариф ни хәлдә? Атнаның төп темасына Гөлназ Сәйфетдинова шушы яссылыктан карады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар