https://tnv.ru
25 Август 2025, 16:53
Илдә Татарстанның күп кенә проектлар буенча пилот төбәк булуы билгеле. Шуларның берсе 10 ел элек башланган иде. Ул парк-скверларны - хәзер заманча итеп әйтсәк, иҗтимагый киңлекләрне яңарту. Республика Рәисе әйтүенчә, монда зур тәҗрибә тупланудан тыш, авылларда парклар төзеп, халыкның яшәү шартларын яхшырталар, ә бу үз чиратында - яшьләрне бала табарга, халыкны спорт белән шөгыльләнергә этәрә.
Кечкенә шәһәрләрдә әһәмиятле урыннарны яңарту өчен 2018 елдан Россиядә төбәкләргә грантлар тапшырыла. Быел 10 миллиард сум акча өләштеләр. Татарстан 16 проект тәкъдим иткән иде. Алтысы - 474 млн сум отты. Кукмара, Тәтеш, Минзәлә, Биектау, Аксубай, Алексеевск районнары.
Гомумән, 7 елда Татарстанга 3 млрд ярым сум җәлеп ителгән. Рүзәл Шәрипов - быел грант отучылар белән аралашып, аларның үз шәһәрләрен үзгәртүгә кагылышлы планын сорашты.
Бүлешергә
Комментарии 0