Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Республикасы көне тарихы

Татарстан Республикасы көне тарихы

https://tnv.ru

30 Август 2025, 20:48

45

0

Татарстан Республикасы көне тарихы

Хәзер бүгенге датаның бай тарихы һәм төп вакыйгаларын искә төшереп үтик. 35 ел элек - ТАССРның Югары Советы дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул иткән. Шул көннән Республиканың яңа тарихы башлана, дәүләтчелек тарихы дәвам итә, милли үзаң күтәрелеш ала. Болар барысы алдагы үсешкә этәргеч бирә.

1990 нчы елның 30 нчы августы. ТАССРның Югары Советы сессиясе бара. Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә депутатларга җаваплы һәм хәлиткеч карар кабул итәсе. 2 көнгә сузылган бәхәстән соң кичке 10 нар тирәсендә Югары Совет Суверенитет турында декларация проектын тавышка куя.

Аны 241 депутат яклап тавыш бирә, берсе генә битараф калган. Декларация кабул ителә! Шушы көннән Татарстанның туган көнен бәйрәм итәбез. Һәр документның тарихта үз урыны була. Бу сәяси карар республиканың яңа үсешенә нигез сала.

1980 нче еллар ахырына 3 млн ярым халкы булган республика - нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, фән үсештә булган, икьтисадый яктан алга киткән төбәкләрнең берсенә әйләнә. Шул ук вакытта - автономия статусы төбәкнең барлык мөмкинлекләрен ачмый.

Ил өчен катлаулы 90 нчы еллар башында федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга дигән бәхәсләр бара. Үзгәреш чорында нинди юлны сайларга? Суверенитет дип тырышу - илдә федерализм нигезен булдыру өчен, ә үзебездә үсеш өчен көрәшкә әйләнә.

Татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип санала башлый. Табигый байлыклар халыкныкы дип иглан ителә. Декларация белән барлык өлкәләрдә дә үзгәреш башлана. Яңа программалар гамәлгә куела.

30нчы август - безнең өчен төп дәүләт бәйрәме булудан тыш, ул датадан Республиканың яңа тарихы башлана. Декларация киләчәкне күздә тотып кабул ителгән документ. Ул вакыйгалар милли үзаң үсешенә этәргеч бирә, гамәлгә кертелгән дәүләт программалары 3 дистә елдан соң да үсешне һәм тотрыклы тормышны тәэмин итә.

   

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар