Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадышта өч ир-ат канализация коесында һәлак булган

Мамадышта өч ир-ат канализация коесында һәлак булган

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2025, 17:42

1422

0

 Мамадышта өч ир-ат канализация коесында һәлак булган
Мамадышта өч ир-ат Һади Такташ-Шәйхи Маннур урамнары киселешендә канализация коесында һәлак булган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атлар шәхси йортның канализация коесына бер-бер артлы төшкәннәр.

Урында оператив хезмәтләр эшли. Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар