Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан кырларына метеостанцияләр урнаштыра башладылар

Татарстан кырларына метеостанцияләр урнаштыра башладылар

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2025, 12:37

Татарстан кырларына метеостанцияләр урнаштыра башладылар. Алар һава температурасын, дым, явым-төшем күләмен, җил тизлеген теркәп бара.

Мәгълүмат авыл хуҗалыгы белгечләренең кул астында булачак. Бу исә, аларга иң зур проблемаларының берсен хәл итәргә булыша.

Моңарчы уңышны иминиятләштереп тә, табигать салган зыянны раслый алмыйлар иде. Чөнки дәлилләре булмый. Метеостанцияләр республиканың барлык районнарында да куелачак. Тәүгеләренең берсе — Биектаудагысын Ильфира Нигъматуллина күреп кайтты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар