https://tnv.ru
08 Сентябрь 2025, 11:22
"Яр Чаллы-Әлмәт" трассасында фаҗига. Аның Зәй районындагы өлешендә җиңел автомобиль йөк машинасы астына килеп керә. Нәтиҗәдә, "Дэу-Нексия"дә барган 3 кешенең гомере өзелде.
Бәрелү көче шундый зур була ки, җиңел машина тимер өеменә әйләнеп калган. Әлеге авария - куркыныч статистиканы тагын да тулыландырды. Республика юлларында быел үлүчеләр саны кискен арткан. Аеруча җәй айларында. Һәлакәтләрнең сәбәпләре һәм аларны киметү өчен нинди чаралар күреләчәге хакында Люция Нотфуллина сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0