Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Вахитов районы судында 10 кешене бәрдергән таксистны хөкем итәләр

Казанның Вахитов районы судында 10 кешене бәрдергән таксистны хөкем итәләр

https://tnv.ru

10 Сентябрь 2025, 12:33

Кичә Казанның Вахитов районы судында шау-шу уяткан җинаять эшен карый башладылар. 29 яшьлек Евгений Крусевны хөкем итәләр. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, март аенда ул Москвич машинасында Вишневский урамындагы тукталышта 10 кешене бәрдерә. Үзе исерек, ә машина йөртү таныклыгы - ялган булган дип баралар. Канында наркотик та табалар. Шулай ук үз пассажиры зыян күрә. 

Ир-атны берьюлы берничә маддә буенча гаеплиләр. Эшнең нечкәлекләрен Нәфисә Минәҗева бәян итәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар