Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда 14 сәгатьлек "Мин яратам сине, Татарстан" телемарафоны тәмамланды

ТНВда 14 сәгатьлек "Мин яратам сине, Татарстан" телемарафоны тәмамланды

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2025, 21:25

253

0

ТНВда 14 сәгатьлек "Мин яратам сине, Татарстан" телемарафоны тәмамланды
 "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 14 сәгатьлек "Мин яратам сине, Татарстан" дип аталган телемарафон тәмамланды. 

Бүген көн дәвамында Республика халкы - яраткан Татарстанына мәхәббәтен аңлата - иң беренче чиратта күркәм эшләре белән. Студиядә барлыгы 150 кеше булып киттте. Сайлау көненә марафон аша караш

Туры эфирда көн дәвамында танылган алып баручыларыбыз эшли. Алар ике сәгать саен алышына. Шаян ТВдан яшь хезмәттәшләребез кушыла. ТНВның зур студиясе - ишегалдын хәтерләтә. Чәчәкләр, агачлар, шәһәр урамы манзаралары. Ә кунаклар кич утырырга чыккан күршеләр кебек, эскәмияләрдә утыра. Гаиләләре белән килүчеләрнең балалары - уен мәйданчыкларында күңел ача. "Безнең ишегалды" республика программасына нәтиҗә буларак оештырылган проектларда катнашучылар Татарстанның төрле районнарыннан килгән.

Марафонның төп бүләге - беренче Соллерс машинасы Әлмәткә китәчәк. Аны Маргарита Трегубенко отты. Ул сайлауга ире һәм ике улы белән барган. Без җиңүче белән элемтәгә чыктык. Маргарита әбисе һәм балалары белән бергә рәхмәт сүзләрен әйтеп, видео яздырып җибәрде. Ул - безнең хезмәттәшебез дә булып чыкты, Әлмәтнең ЮВТ телеканылында эшли икән.  Икенче автомобиль җиңүчесе булып Алсу Закиуллина гаиләсе танылды. 

11 бәхетле гаилә iPhone 16 смартфонына ия булды. 

Безнең хезмәттәшләребез - "Болгар радиосы" алып баручылары көн дәвамында туры эфирга кушылып, артистлар белән студиядә аралаша. Ә интернетта барлык яңалыклар белән сез сайтта, телеграм һәм Вконтактеда танышып бара алдыгыз. 

Телемарафонны тулысынча биредә карый аласыз. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар