https://tnv.ru
06 Октябрь 2025, 14:38
18
0

Татарстан - күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү мәсьәләсен яңача хәл итү алдында тора. Якын арада аларга сайлау мөмкинлеге булдырырга җыеналар. Республиканың ике зур шәһәре - Казан белән Чаллыда яшәүчеләргә я җир кишәрлеге, я аның урынына - акчалата ярдәм алу хокукы биреләчәк. Бу турыдагы закон проектын Дәүләт Советы кабул итте.
3 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә җир бүлеп бирү 2011нче елда - Дмитрий Медведев президент булган чорда башланды. Татарстан буенча 72 меңнән артык гаилә шушы исемлеккә кергән. Аларның 73 проценты әлеге мөмкинлектән файдаланган инде. Калган 27 проценты - чиратын көтә.
Эш шунда ки, участокларның инфраструктура ягын кайгырту өчен Федераль үзәк акча бүлмәде. Шуңа күрә бу мәсьәлә - тулысынча төбәкләр җилкәсенә төште. Яп-ялан кырда юл салу, ут-газ торбалары сузу, су кертү - кесәгә суга һәм озакка сузыла торган эш. Чөнки шәһәрдә андый әзер кишәрлекләр юк, я гомумән җир юк - аларны шәһәр читендәге районнарда бирәләр. Нәтиҗәдә бөек идея яңгырады яңгыравын, әмма ул күп балалылар өчен чын ярдәм чарасына әверелә алмады. Чөнки җирдән баш тартып, аның уңайлырак урында бирүен көтүчеләр күп. Ә бу чиратны озынайта гына.
Килеп туган хәл һәм ярдәмнең яңа формасы турында Инзилә Хөсәенова "Адымнар"да сөйләде.Бүлешергә
Комментарии 0