Онлайн трансляция

Свернуть

Белгечләр фикеренчә, Татарстанда такси бәяләре 20-30%ка артачак

Белгечләр фикеренчә, Татарстанда такси бәяләре 20-30%ка артачак

https://tnv.ru

07 Октябрь 2025, 10:42

43

0

Белгечләр фикеренчә, Татарстанда такси бәяләре 20-30%ка артачак
"Максим" такси агрегаторының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Павел Стенников "РТ"га биргән интервьюсында автомобильләргә таләпләр катгыйлану аркасында таксиның 20-30%ка кыйммәтләнүен фаразлады.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 мартыннан пассажирларны "Россия компонентларының югары өлеше" булган машиналар гына йөртә алачак. Эксперт фикеренчә, яңартылган тарифларга автопаркны алыштыру, ремонт һәм хезмәт күрсәтү чыгымнарын кертәчәкләр.

Стенников нәтиҗәдә машина йөртүчеләргә, ә алар белән бергә пассажирларга кытлык көтелә, дигән фикер белдерде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар