https://tnv.ru
07 Октябрь 2025, 12:25
20
0

Беренче тапкыр Казанның Җиңү паркындагы сулыкта балыклар күпләп үлә башлаган. Исәннәре су өслегенә күтәрелә һәм һава суларга тырыша.
Бу хәлне ял итүче казанлылар күреп ала һәм "күлгә нәрсә булган" дип чаң суга. Алар ике атна элек суның төсе-исе үзгәргән иде, ди. Һәм шушында бәйлелек күрә.
Акчарлакларның саны кисәк артуны - ризык табу җайлы булганга, дип аңлаталар. Экологлар бу урынга ике тапкыр килеп, су үрнәкләре алган. Анализ нинди нәтиҗә бирә? Бу хакта Инзилә Хөсәенова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0