https://tnv.ru
07 Октябрь 2025, 13:14
15
0

Казанда ким дигәндә 5 торак йортта җылы юк. Шулай ук, җылылык узган атнада бирелсә дә, торбалары суык килеш калган фатирлар бар.
Шимбә көнне уздырган Республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов бу эшне кичә үк тәмамларга кушкан иде. Әмма, күрәсең, башкала бу вакытка сыешмаган. Бүген шәһәр мэры түрәләргә хәлне контрольгә алырга һәм кирәк икән, идарәче компанияләргә ярдәм күрсәтергә, диде. Узган атнада Республика буенча “безгә җылылык бирмәделәр” дип 1200 хәбәр алынган.
Тулырак Алия Сабирова сөйли.
Бүлешергә
Комментарии 0