https://tnv.ru
07 Октябрь 2025, 16:04
108
0

Балтач районындагы бер умарталыкка аю һөҗүм иткән. Чакырылмаган урман кунагы Пускән авылына килә. Ул 6 оядагы балны ашап бетереп, кача.
Үзеннән соң эзләре генә калган. Авыл халкы куркуга төшкән. Мондый гадәттән тыш хәл Балтачта беренче тапкыр күзәтелә. Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйтүләренчә, бу районда аюлар бөтенләй яшәми. Соңгы 30 елда республикада аларның саны 7 тапкырга арткан.
Хәзер алар 70кә җиткән. Куркыныч кыргый хайван Балтачка каян килеп чыккан? Алардан ничек сакланып була? Бу хакта киләсе репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0