https://tnv.ru
08 Октябрь 2025, 10:54
36
0

Татарстанда быелгы көз башыннан Аю һөҗүме турында икенче хәбәр килеп иреште. Мамадыш районының Норма урманчылыгы авылы янында көрән аю 9 сарыкны ботарлап ташлаган. Аларны җиргә күмеп куюын фермер күреп ала. Икенче көнне ерткычны 3 баласы белән тагын очраталар. Берничә көннән соң урман хуҗасы - күрше авыл басуында комбайнчылар каршына чыга.
Соңгы 10 елда Татарстанда аюларның саны 3 тапкырга арткан. Ни өчен алар кешеләргә якыная? Аюларны аулау рөхсәт ителәчәкме? Инзилә Хөсәенова кызыксынды.
Бүлешергә
Комментарии 0