https://tnv.ru
20 Октябрь 2025, 10:30
33
0

Казанда иң җитез 30 әти һәм балалар катнашында ярышлар узды. Әлеге чара әтиләр көне уңаеннан оештырыла.
Бу бәйрәм 2021нче елдан Россия Президенты карары нигезендә октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан башкаланың "Форсаж" картинг үзәгендә беренче тапкыр гаилә командалары узышты.
Биредә Казанда яшәүче күп балалы әтиләр, СВОда булучы гаилә башлыклары балалары белән катнашты. Күркәм бәйрәмнең күңелле мизгелләрен Эльмира Имамиева да күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0