Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 5 елда 830 чакрым юл салынган: министр Фәрит Хәнифов белән әңгәмә | Адымнар

Татарстанда 5 елда 830 чакрым юл салынган: министр Фәрит Хәнифов белән әңгәмә | Адымнар

https://tnv.ru

20 Октябрь 2025, 14:38

12

0

Татарстанда 5 елда 830 чакрым юл салынган: министр Фәрит Хәнифов белән әңгәмә | Адымнар

Татарстанда 5 елда 830 чакрым юл салынган һәм төзекләндерелгән.

Бу - Республиканың Көнбатышыннан Көнчыгышына барып, кире әйләнеп кайтуга тиң ара. Илнең бер төбәгендә дә моның кадәр юл проектларын тормышка ашырганнары юк. Федераль трассалардан М 12, аның Идел аша күпере, Чаллы белән Түбән Каманы урап узучы юл, Чулман елгасы аша тагын бер яңа күпер, Әлмәт-Алексеевск түләүле трассасы, Казанда - Вознесение тракты, Горький шоссесы. Әле бу көннәрдә, М7нең Чаллыдан Башкортостан белән чиккә кадәр участогы ясала, Лаеш тирәсендә Сокуры авылын урап узучы юл бу атнада ачылды.

Рәис үз чыгышында Казанда Оренбург трактының дублерын төзибез, диде һәм быелгы кебек урам юлларын ремонтлауны дәвам итәчәкләр. Салынган юллар Татарстанның юл хуҗалыгы сыйфатын тамырдан үзгәртте. Үзгәрешләр халык зарларында ничек чагыла? Беренче түләүле трассаны автомобилчеләр үз итә алдымы? Татарстанда юлчыларга кем өй салып бирә? Бу ялларда юл хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Без шул уңайдан министр Фәрит Хәнифов белән әңгәмә кордык.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар