https://tnv.ru
23 Октябрь 2025, 10:15
19
0

Казансу елгасының сул ярында "Рус-Немец Швейцариясе" дип аталган табигый зона бар. Шуның белән чиктәш территориядә билгесез затлар 200ләп агачны кисеп ташлаган. Бу хәлне күреп халык Табигатьне саклау прокуратурасына мөрәҗәгать итә.
Бүген Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында - тикшерү үткәрүләрен һәм яшеллекнең - законсыз төстә юк ителүен расладылар. Шәһәр хакимияте - полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена.
Бүлешергә
Комментарии 0