Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда зиратта 89 яшьлек әбине бәрдергән машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды

Казанда зиратта 89 яшьлек әбине бәрдергән машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды

https://tnv.ru

24 Октябрь 2025, 17:35

20

0

Казанда зиратта 89 яшьлек әбине бәрдергән машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды
Татарстанның Актаныш районында яшәүче 33 яшьлек ир-ат ел ярымга колония-җирлеккә хөкем ителгән. Ул Казанның Арча зиратында 89 яшьлек пенсионнерны бәрдергән.

Фаҗига 2024 елның сентябрендә булды. Машина йөртүче, артка таба хәрәкәт иткәндә, олы яшьтәге хатынны күрми һәм бәрдертә. Апа хастаханәдә вафат була.

Татарстанлы үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган эшенә үкенде, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә. Аңа шулай ук ике ел машина йөртүче булып эшләү тыела.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар