https://tnv.ru
27 Октябрь 2025, 12:00
Дәүләт Думасы депутатлары балаларны диверсия, теракт оештыруга җәлеп иткән өчен - өлкәннәрне "гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү" җәзасын кертергә дигән тәкъдим белән чыкты.
Ил СВО, читтән көчле йогынты шартларында яшәгәндә мондый хәлләр көндәлек әйбергә әйләнеп бара бугай. Соңгы елларда без яшьләрнең Мәңгелек утны сүндерүе, һәйкәлләрне пычратуы, хәтта ут төртеп яндырулары турында ишеткәләп торабыз.
Еракка китәсе юк. Бу атнада Чаллыда яшүсмерләр Фонтан комплексында георгий тасмаларына косып йөрде. Алар "Хәрби дан символларын мәсхәрәләү" маддәсе буенча җавап тотачак. Ә Лениногорски балалары тимер юлда реле тартмасына ут төрткән. Аларның эше исә, бик җитди - теракт маддәсе буенча карала. Монысында яшләргә биремне чит илдән биргәннәр.
Быел Республикада яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимесә дә, анда катнашучыларның саны 16%ка арткан. Чөнки төркемләп яманлык кылалар. Инзилә Хөсәенова мондый очракларга күзәтү ясады һәм белгечләрдән сорады - кем гаепле һәм нишләргә?
Бүлешергә
Комментарии 0