Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллы шәһәре урамнарында яңа 30 автобус йөриячәк

Яр Чаллы шәһәре урамнарында яңа 30 автобус йөриячәк

https://tnv.ru

28 Октябрь 2025, 17:07

Яр Чаллыга яңа 30 “НЕФАЗ” автобусы кайткан. 50 автобус әле сентябрьдә генә алынган булган.

Хәзерге вакытта яңа автобусларны учетка куялар. Документ эшләре тәмамлангач, яңа автобуслар гамәлдәге маршрутларга чыга.

“НЕФАЗ”лар 111 кеше сыйдыра ала. Аларда кондиционер, USB, маршрут белән читтән торып идарә итү системасы бар. Әлеге автобуслар Нефтекамскта эшләнелә, “КАМАЗ”га карый.
Автобуслар “Тормыш өчен инфраструктура” һәм ТР сәнагать, сәүдә министрлыгының дәүләт программалары буенча алынды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Фото: nabchelny.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар