Онлайн трансляция

Свернуть

Исерекләр белән көрәш: аларның рульгә утыруын ничек туктатырга?

Исерекләр белән көрәш: аларның рульгә утыруын ничек туктатырга?

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2025, 10:40

Татарстанда юл-транспорт һәләкәтләренең һәр сигезенчесе исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Быел автоинспекторлар - рульгә аек булмаган килеш утырган тугыз меңнән артык шофёрны тоткан. 

Бу аена бер меңләп кеше дигән сүз. Ким дигәндә 700е кабат исерек килеш эләккән. Россиядә, керемнәре һәм яшәү шартлары нинди булуга карамастан, мондый хокук бозучылардан машиналарын тартып алырга рөхсәт итәләр. Татарстанда мең ярымнан артык машина конфикацияләнгән. Бүген исерек шофёрларга каршы көрәшнең яңартылган проектын тәкъдим иттеләр. 

Теманы ТНВ хәбәрчесе Нәфисә Минәҗева дәвам итәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар